2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән очрашу – әдәби-театраль кичә узды. Кичәне Татарстанның халык шагыйре, Милли китапханәнең Кайгыртучылар шурасы рәисе Разил Вәлиев ачып җибәрде. Ул үз чыгышында китапханә белән театр арасындагы иҗади дуслыкның киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.
Очрашу Зөлфәт Хәкимнең театрда күптән түгел сәхнәгә куелган «Акча бездә бер букча» спектакле премьерасы уңаеннан үткәрелде. Анда төп рольләрне башкаручы актёрлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлназ Нәүмәтова, Алмаз Фәтхуллин катнашты. Алар спектакльне сәхнәләштерү тарихын сөйләделәр. Образларны иҗат иткәндә туган фикерләре белән уртаклаштылар. «Биш миллион акча тапсам, нишләр идем?» соравына җавап бирделәр.
Очрашуда спектакльдән өзек тә тәкъдим ителде. Артистлар белән якыннан аралашу тамашачыларда спектакльне сәхнәдән карау теләген уятты.
Кичәгә килгән кунаклар артистларга сораулар яудырдылар, алар исә бик теләп һәм тулы җаваплар бирде. Искиткеч җылы очрашуның азагында тамашачылар арасында спектакльгә билет уйнатылды.
Тамашачылар яраткан артистларына көчле алкышлар бүләк иттеләр.