Нәниләр өчен инглиз теле

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2020 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) нәниләр өчен инглиз теле  дәресләренең икенче циклы башланды.

Дәресләр үткән темаларны кабатлаудан башланды. Инглиз телен яратучы балалар төсле рәсемнәр җыелмасын берләштереп, анда сурәтләнгән предметларны инглизчә атадылар. Яшь укучылар иҗади биремнәр ярдәмендә йорт хайваннарының атамаларын искә төшерделәр. Шул ук вакытта алар әле таныш булмаган атамаларны да өйрәнделәр.

Балалар инглиз телендәге сүзләрне хайван сурәтләре төшереп аңлаткан сүзлекчәләр ачты. Ә төс атамаларын палитрага карап искә төшерделәр.

Шулай ук алар тычкан турында яңа шигырьне рольләргә бүлеп укыдылар һәм өйрәнделәр.

Тылсымлы болынга күбәләк очып килде. Укучыларның барысы да хәрәкәтле уенда теләп катнашты: күбәләккә кечкенә боҗраларны киертергә тырышканда саннарны да кабатладылар.

«Өч дуңгыз баласы» һәм башка әкият геройлары ярдәмендә инглиз теле иленә сәяхәт итәргә теләүче нәни балаларны һәр якшәмбе сәгать 12.00 дә Казан шәһәре, К. Маркс ур., 36 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 292-25-20, 292-50-49.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International