2020 елның 25 гыйнварында «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасы турындагы Нигезләмәне раслау хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23 нче номерлы Карары кабул ителде.
Документ Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган
Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе эшчәнлегенең хокукый нигезләре «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» Татарстан Республикасы Законы (65-ТРЗ номерлы; 2009 елның 6 августыннан) белән билгеләнде.
ТР Милли электрон китапханәсе турындагы Нигезләмә дәүләт мәгълүмат системасын формалаштыру һәм эшләтү, эшкәртелә торган мәгълүматтан файдалану тәртибен, шулай ук катнашучыларның бурычларын, функцияләрен, файдаланучыларның хокукларын һәм бурычларын билгели. Кушымтада «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» дәүләт мәгълүмат системасы объектлары составына кертеләчәк документларны сайлап алу методикасы тәкъдим ителде. Методикада ТР МЭКсенә кертү өчен документларны сайлап алу критерийлары беркетелгән. Беренче чиратта фәнни, белем бирүгә караган, мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган документлар, аерым үзенчәлекләргә ия уникаль басмалар, бик иске, начар хәлдәге китаплар ТР МЭК объектлары составына күчерелә.