Гаҗәеп Мисыр

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең  күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) февраль ае дәвамында «Гаҗәеп Мисыр» дип аталган күргәзмә эшли. Ул 2020 елда билгеләнеп үтүче Россия һәм Мисыр арасында гуманитар хезмәттәшлек елына багышланган. Президент  В.В.Путин Россиядә һәм Мисырда бер берсенең мәдәниятенә һәм рухи мирасына игътибарның көчәюен билгеләп үтте.

Мисыр – борынгы цивилизацияләр бишеге; язу, математика, медицина, астрология  фәннәре туган ил. Мисыр – гаҗәеп пирамидалар дөньясы, иң зур гарәп илләренең берсе. Күргәзмәдә Борынгы Мисырның тарихы, дине һәм мәдәнияте, традицияләре турында сөйләүче китаплар һәм материаллар тупланган.

Туризм – Мисырда табыш  китерүче өлкәләрнең берсе. Безнең замандашларыбыз биредәге архитектура шаһәсәрләре белән соклануларын дәвам итәләр. Китапларның күп өлеше Мисырда яшәгән бөек халыкның сокландыргыч мирасына, Фиргавеннәр иленең истәлекле урыннарына багышланган. Фиргавен Тутанхамон каберлеген эзләп табу тарихы күпләргә кызыклы булачак.

Мисыр бүген җиңел, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгатен үстерә. Тарих Мисыр халкының яшәү рәвешенә зур йогынты ясаган. Бертуктаусыз барган чуалышлар һәм революцияләр, кан коюлар илнең үсешенә, билгеле, уңай тәэсир итми. Әмма без киләчәктә Мисыр элекке данын кабат торгызыр дип өметләнәбез.

Безнең күргәзмә Мисыр мохитен күзалларга ярдәм итә. Килегез!

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International