Милли китапханәгә Мар. Сәлим бүләге

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә күренекле башкорт сатирик язучысы, шагыйрь һәм журналист Марсель Сәлимов булды. Ул каләмдәше, Уфада татар телендә нәшер ителә торган республикакүләм «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов белән килгән иде.

Марсель Сәлимов Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә үзенең башкорт, татар, рус, болгар, инглиз телләрендә дөнья күргән ике дистәгә якын исемдәге китапларын, әсәрләре һәм үзе турында мәкаләләр басылган газета һәм журнал саннарын бүләк итеп тапшырды.

Әлеге басмалар турындагы библиографик мәгълүмат китапханәнең традицион һәм электрон каталогларында урын алачак.

Китапханәгә йөрүчеләр күрше Башкортстан әдипләренең иҗаты белән дә танышу мөмкинлегенә ия. Әлеге мөмкинлекне тагын да киңәйткән өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсе идарәсе Марсель Сәлимовка олы рәхмәт җиткерә һәм сәламәтлек, иҗат уңышлары тели.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International