Студентлар өчен «Федераль сәнәгать милке институтының мәгълүмат ресурслары» дигән тематик күзәтү

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

19 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Казан милли тикшеренү технология университетының 4 курс студентлары өчен «Федераль сәнәгать милке институтының мәгълүмат ресурслары» дигән тематик күзәтү үткәрелде.

Күзәтү барышында студентлар патент бюллетеньнәре, даими рәвештә чыгарыла торган журналлар, барлык сәнәгать милке объектлары турында тулы мәгълүмат алдылар. Чарада катнашучылар Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы тарафыннан эшләнгән махсус цифрлы кодлар – стандартлар белән якыннан таныштылар.

Чара ахырында уйлап табуларның билгеле номеры аша аның патентын эзләү буенча күнекмәләр эшләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International