«Уйлап табу: куллануның хокукый аспектлары» күргәзмәсе

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Февраль аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) «Уйлап табу: куллануның хокукый аспектлары» дигән күргәзмә эшли.

Россия Федерациясендә уйлап табуларны һәм файдалы модельләрне куллану мәсьәләләре Россия Федерациясе Гражданлык кодексының IV өлеше белән көйләнә. Патент ияләренең һәм уйлап табулар авторларының Гражданлык кодексы нигезләмәләрен гамәли куллану белән кызыксынуы уйлап табулар яки файдалы модельләрдән файдалану турында бәхәсләр барлыкка килүгә бәйле. Күргәзмәнең төп максаты – укучыларны фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләренә хокукларны норматив-хокукый көйләүнең хәзерге торышы белән таныштыру. Күргәзмә материалларында гражданлык һәм салым кодексларыннан алынмалар, фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәләренә хокуклы булуга кагылышлы документлар бар. Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен булдыруның һәм куллануның хокукый һәм икътисадый җәһәтләре буенча гамәлдәге норматив актларга күзәтү һәм анализ ясала.

Күргәзмә тәҗрибәле һәм яңа эш башлаучы эшкуарларга, җитештерү-техник һәм коммерция эшчәнлегендә катнашучыларга, патент хезмәткәрләренә, укытучыларга һәм студентларга файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International