2020 елның 14 апрелендә язучы, әдәбият галиме hәм тәнкыйтьче Гомәр Толымбайның (Габделхак Җәләлетдин улы Шаhиәхмәтов; 1900–1938) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан бу көннәрдә аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда әдипне искә алалар.
Гомәр Толымбай – репрессияләр чоры корбаны, аны 1937 елның 8 июнендә кулга алалар. Ул нахакка гаепләнеп җәзага тартыла. 1938 елның 8 маенда Пләтән төрмәсендә атып үтерелә. Бу елларның күп кенә башка корбаннары белән бергә, үзгәртеп кору чорында Гомәр Толымбай тулысынча аклана.
Гомәр Толымбай – узган гасырның егерменче-утызынчы еллары татар әдәбияты үсешенә үзеннән шактый өлеш кертеп калдырган әдипләребезнең берсе. Аның унбиш елга якын сузылган иҗат гомерендә утыз өч китабы басылып чыга. Ул фәнни хезмәтләр, публицистика hәм проза өлкәсендә эшли. Гомәр Толымбайның әсәрләре татар әдәби-мәдәни дөньясының үзенчәлекле фондын тәшкил итә. Прозаик буларак ул егерменче-утызынчы еллардагы авыл тормышының, колхозлашу чорының социаль көрәш мотивларына нигезләнеп язылган «Түбән Елгада» (1932); «Куян солдат» (1933) повестьлары hәм башка күп хикәяләре белән кызыклы.
Әдип халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю hәм фәнни яктан тикшерү өлкәсендә дә зур эш алып барган. Аның «Тукай hәм халык әдәбияты» (1930) җыентыгы hәм күп кенә мәкаләләре мөhим чыганак булып тора.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Гомәр Толымбайның әсәрләре, хезмәтләре саклана hәм укучылар тарафыннан укыла, өйрәнелә. Китапханәдә шулай ук язучының тормыш юлын, иҗатын яктырткан басмаларны, җыентыклардагы, газета-журналлардагы мәкаләләрне дә алып укырга була. Гомумән әйткәндә, язучы, галим, тәнкыйтьче Гомәр Толымбайның мирасын барлауда, аны шәхес буларак төрле яклап күрсәтә торган материаллар туплауда, киң җәмәгатьчелеккә танытуда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әhәмиятле урын тота.
.jpg)
Совет язучыларының I нче Бөтенсоюз съездында Татарстан делегациясе. Утырганнар (уңнан сулга): Кәрим Тинчурин, Максим Горький, Алексей Толстой, Кави Нәҗми; басканнар (уңнан сулга): Г.Ризванов, Галимҗан Нигъмәти, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, Гомәр Толымбай, Хәсән Туфан, Ләбиб Гыйльми, К.Төхфәтуллин. 1934 ел.
Совет язучыларының I нче Бөтенсоюз съездында. Лилия Сәйфуллина, Александр Серафимович татар язучылары уртасында. Арттагы рәттә сулдан җиденче – Гомәр Толымбай. Мәскәү, 1934 ел
Совет язучыларының I нче Бөтенсоюз съездында тәнәфес вакыты. Уңнан сулга: Гомәр Толымбай, Александр Серафимович, кытай шагыйре Эми Сяо, Кәрим Тинчурин. Мәскәү, 1934 ел