«Хәтерләүдән курыкма! Батырларны онытма!»

20 май 2020 ел., чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Россия Президенты В.В.Путин указы белән «Хәтер һәм дан елы» дип игълан ителде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге тарихи хәтерне саклау эшенә үз өлешен кертүне дәвам итә һәм Н.И.Фешин исемендәге сәнгать училищесы белән берлектә «Россиянең хәрби дан көннәре» циклыннан «Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә периодик басмаларның роле» программасы буенча «Хәтерләүдән курыкма! Батырларны онытма!» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде.

Әлеге күргәзмәдә ничә  миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы  ятим иткән, аналарны тол калдырган, меңләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзеннән гөрләп торган авылларны юкка чыгарган дәһшәтле сугыш турында газета һәм журнал битләрендә басылган мәкаләләр урын алган.

Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбызның саны елдан-ел кими бара. Саклыйсы, кадерлисе иде аларны!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования