Язучы Мәгъсүм Хуҗинның тууына 90 ел

25 май 2020 ел., дүшәмбе

2020 елның 15 маенда язучы-прозаик, хикәяче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗинның тууына 90 ел тулды.

Ул 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1948 елда Саба урта мәктәбен тәмамлый, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Төрле елларда «Татарстан яшьләре» газетасы, «Чаян», «Казан утлары», «Татарстан» журналлары редакцияләрендә эшли.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Мәгъсүм Хуҗинның барлык китаплары саклана һәм укучылар тарафыннан яратып укыла. Әдипнең 90 еллык юбилее уңаеннан Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

М.Хуҗин – үзенең әдәби талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм осталарыннан берсе. Аның беренче хикәяләре көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда узган гасырның илленче елларында күренә башлый. «Ерганак юл яра» дигән тәүге китабы 1961 елда дөнья күрә. Ул – әсәрләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Арада күләмлерәк проза әсәрләре – повестьлары да бар («Урак өсте болытлары», «Юл өзеге», «Чөй», «Көз» һ.б.). Шулай да әдипнең төп игътибары һәм иҗади уңышлары күбрәк тыгыз сюжетлы, җыйнак формада язылган, новеллага якын хикәя жанрында. Тематикасы – нигездә авыл тормышы, аның үткәненә, бүгенгесенә бәйле гыйбрәтле вакыйгалар, каһарманнары – авылның гади кешеләре.

Әдип татар әдәбиятында хикәя жанрын үстерүгә керткән иҗади хезмәтләре өчен 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

М.Хуҗин, татар әдәбиятында хикәя жанрының күпгасырлык тарихи үсешен өйрәнеп-барлап, 2001 елда 118 авторның иң яхшы хикәяләрен эченә алган «Татар хикәяләре антологиясе» дигән фундаменталь басманы дөньяга әзерләп чыгара.

1986 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2008 елда вафат була һәм туган ягы – Саба районы Тенеки авылы зиратында җирләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования