Язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны, Бухенвальд-Дор фашист концлагерьларындагы фашизмга Каршылык хәрәкәте каһарманы, күпләргә билгеле «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләре авторы Нәби Дәүлинең тууына 2020 елның 1 июнендә 110 ел тула.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Нәби Дәүлинең (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин; 1910–1989) тууына 110 ел тулу уңаеннан виртуаль күргәзмә әзерләде.
Әлеге күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы, әсәрләре һәм мирасы турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирү максаты куелды.