Россия – куәтле ил

2020 елның 12 июне, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, Россия көненә багышлап, «Россия – куәтле ил» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

12 июньдә билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәм башта «Бәйсезлек көне» дип аталды, 2002 елдан «Россия көне» дип йөртелә башлады.

Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле.

Ил гимны яңгыравы фонында слайдлары күчеп барган күргәзмәгә дәүләтнең төп символлары аеруча зур әһәмият һәм тантана өсти.

Тәкъдим ителгән периодик басмаларда илебезнең төп үсеш юнәлешләре яктыртыла, проблемалар һәм аларны хәл итү юллары ассызыклана. Россия көне рәсми телдә иң заманча дәүләт бәйрәмнәренең берсе дип санала. Тарих безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Россиянең көч-куәте – аның күпмилләтле булуында һәм анда гомер кичерүче халыкларның дус, тату яшәвендә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International