Синең белән горурланам, Татарстаным!

2020 елның 16 июне, сишәмбе

«Синең белән горурланам, Татарстаным!»...  Шундый исем астында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Татарстан тарихы бай, катлаулы һәм кызыклы. Күргәзмәдә республикабыз тарихына һәм бүгенгесенә багышланган документлар тәкъдим ителгән. Бу -китаплар, матур альбомнар һәм фоторәсемнәр.

«Татарстан АССР: үсеш тарихы» бүлегендә ТАССР төзелү тарихын һәм Татарстан җәмгыяте үсешенең төп этапларын чагылдыручы басмалар урын алган.

«Татарстанның фронт һәм тыл каһарманнары» бүлеге сугыш елларында Татарстан халкының хәрби һәм хезмәт батырлыгына багышланган китаплар белән таныштыра.

«Бүгенге Татарстан» бүлеге республикабызны күппланлы үсештә тәкъдим итә. Татарстан илнең сәяси яктан тотрыклы һәм динамик үсештәге төбәкләренең берсе буларак яхшы билгеле. Алга киткән авыл хуҗалыгы, югары фәнни потенциал һәм көчле җитештерү – ул республиканың икътисадый үсеше өчен нигез. Табигатенең могзиҗалылыгы, тарихи-мәдәният мирасы булу республиканы Россиянең туристлык үзәкләреннән берсе итеп күрсәтте.

Татарстан Россия тормышында зур өлеш алып тора. Ул - дөньякүләм мәдәни мирасның эре үзәге. Бу хакта «Мәдәни мирас» бүлеге сөйли, анда республикабызның казанышлары һәм күренекле кешеләре турында китаплар урын алган.

Рәхим итеп, күргәзмә белән танышыгыз һәм республикабыз өчен горурлык хисе кичерегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International