Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре язучы Камил Кәримовның юбилее уңаеннан «Язучы,Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Камил Кәримовка 70 яшь» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде. Әлеге күргәзмәдә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү максаты куелды.