«Татарстан – гасырдан гасырга»

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап  «Татарстан − гасырдан гасырга» дигән виртуаль күргәзмә әзерләде.

Билгеле булганча, ТАССР оешуга 100 ел тулуны  федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү хакында РФ Президенты В.Путинның махсус указы дөнья күрде. 2020 ел Татарстанда ТР Президенты Р. Миңнеханов указы нигезендә ТАССР оешуның 100 еллыгы елы  дип игълан ителде.

ТР Дәүләт Советының «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы хакында» Декрет имзалануның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССР төзелүнең дәүләтчелегебезне яңадан торгызуда тарихи акт булуын ,аның Татарстан территориясендә яшәүче  барлык халыкларның икътисади, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үткән иде.

Виртуаль күргәзмәдә Татарстан тарихындагы мөһим этаплар, республика, аның башкаласы Казан шәһәре хакында киң мәгълүмат бирүче, шулай ук Татарстан шәһәрләренең потенциалы турында бәян итүче энциклопедияләр, белешмәлекләр һәм китаплар урын алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International