Тормышка – рәхмәт белән

27 июль 2020 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, танылган рус язучысы Александр Иванович Купринның (1870–1938) тууына 150 ел тулуга багышлап, «Тормышка – рәхмәт белән» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәнең беренче өлеше әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырта, монда язучыга багышланган күп кенә китап-мәкаләләр урын алган. Алардан тыш, күргәзмәдә китап укучыларның кызыксынуын уятырдай тагын бер басма бар, ул – Купринның беренче хатыны Мария Карловна Куприна-Иорданская язган «Яшьлек еллары» дигән истәлекләр (Мәскәү, 1960 ел). Рус әдәбияты тарихына А.И. Куприн повестьлар, романнар авторы һәм үзенчәлекле хикәяләү остасы буларак кереп калган. Ул тәнкыйди реализм юнәлеше язучылары сафына карый.

Күргәзмәнең икенче өлешендә Александр Иванович Купринның үз китаплары, ягъни әсәрләренең төрле елларда дөнья күргән басмалары тупланган.

«Без Купринга кешелеклелеге, аның таланты, үз халкының бәхетенә ышануы өчен чиксез рәхмәтле булырга тиеш», – дигән К. Паустовский. Тормыш сөючәнлеге, гуманизмы, сыгылмалы тасвирлау куәсе, тел байлыгы белән Куприн иҗаты безнең көннәрдә дә укучылар арасында әһәмиятле урын алып тора...

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International