«Сугыш. Язмыш. Китапханә» конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

2020 елның 21 июлендә «Сугыш. Язмыш. Китапханә» дип аталган республикакүләм конкурска йомгак ясалды. Ул 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылды.

Конкурсның максаты – китапханәләрнең сугыш елларындагы эшчәнлеген һәм аларның Җиңүгә керткән өлешен яктырту, мәгълүмати технологияләрне куллану нигезендә туган якны өйрәнү белемнәрен популярлаштыру һәм җәмәгатьчелекнең китапханәләрдәге туган якны өйрәнү мәгълүмати ресурсларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү.

Конкурска Татарстан Республикасының 13 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан 14 эш керде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын: Галәветдинова Гөлсем Хатыйп кызы – Апас муниципаль районы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Апас Үзәк китапханәсе баш библиографы; «Тарих сәхифәләре буйлап: Апас Үзәк китапханәсе Бөек Ватан сугышы елларында» дип исемләнгән видеопрезентация өчен.

2 урын: Низамиева Кадрия Галәүтдин кызы – «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Зирекле авылы китапханәсе (4 нче филиал) әйдәп баручы китапханәчесе; «Зирекле авылы китапханәсе тарихы вакыйгаларда, шәхесләрдә һәм фактларда»дип исемләнгән видеопрезентация өчен.

3 урын: Семёнова Татьяна Александровна – «Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Лаеш Үзәк китапханәсе баш библиографы; «Хәтер китабы: Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш районы китапханәләре тарихы» проекты өчен.

Һөнәрдәшләребезне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International