Татарстанда сынлы сәнгать үсеше

2020 елның 7 августы, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган виртуаль күргәзмәләр циклын дәвам итеп, сезнең игътибарга Татарстанда сынлы сәнгать үсеше, Татарстанның танылган рәссамнары тормышы һәм иҗаты турында күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмә өч бүлектән тора:

1 бүлек. Татарстанда сынлы сәнгать тарихы

2 бүлек. Туган як рәссамнары

3 бүлек. Буыннарның рухи хәтере (шәмаил сәнгате)

Татарстанның сынлы сәнгате – Россия һәм дөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше.

Татарстанда профессиональ сәнгать барлыкка килү XIX гасырга карый. Бу Казанның Россия тормышында тоткан роле, әһәмияте белән бәйле. Татарстанда сынлы сәнгать үсеше өчен төп нигез булып 1895 елда Казанда сәнгать мәктәбе ачылу тора. Ул тиз арада бөтен Урта Идел буеның сәнгать тормышы үзәгенә әверелә.

Совет чорында Татарстан сынлы сәнгате якты, атаклы бер күренеш булды. ХХ гасырның 30 нчы елларында Татарстан Рәссамнар берлеген төзү – ул елларның иҗади тормышында мөһим вакыйгаларның берсе. Шул вакыттан башлап, Рәссамнар берлеге әгъзалары, әйдәп баручылар буларак, үз эшчәнлекләре белән республикада сынлы сәнгатьнең үсеш дәрәҗәсен билгели. Рәссамнар Татарстан сәнгатен иҗтимагый, лирик эчтәлектәге яңа югары сәнгать әсәрләре белән баеталар. Алар төрле жанрларда һәм техникаларда эшли. Әсәрләренең эчтәлеге әле фантастик матур, әле шом һәм сызлану уяткан лирик һәм башка әсәрләрдән гыйбарәт булып, борынгы болгар һәм татар тарихыннан, Көнчыгыш риваятьләрдән һәм мифлардан алып, шәһәр яки ландшафт пейзажларына кадәр киң диапазонны колачлый. Алар тарафыннан туган якның гүзәл манзараларын чагылдырган, тирән эчтәлекле тематик һәм тарихи тукымалар, замандашларының һәм күренекле эшлеклеләрнең портретлары булдырылган.

Заманча сынлы сәнгатьтә гореф-гадәтләрнең, юнәлешләрнең, стильләрнең һәм географияләрнең катлаулы ярашуы аңа моңарчы күрелмәгән яктылык, үткенлек һәм сәнгатьлелек өсти. Бүген рәсем сәнгате, графика һәм декоратив сәнгать элементларын берләштергән, нигезендә гарәп каллиграфиясе, Коръән тексты төп сәнгать доминанты булган борынгы мөселман каллиграфиясен – шәмаил сәнгатен торгызу һәм гамәлгә кертү бара. Күп кенә рәссамнар заманча рухлы текстлар белән бай һәм нәфис композицияләр иҗат итәргә омтыла. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International