Милли китапханәдә «Татарстанның истәлекле һәм онытылмас даталар календаре» 1950 нче еллар ахырыннан бирле чыгып килә. Китапханәнең мәгълүматка бик бай бу басмасында республикабызның, татар халкының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышындагы төп вакыйгалар һәм фактлар, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучылар, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең – юбилейлары чагылыш таба.
Ел саен чыга торган әлеге календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Аның электрон варианты китапханәнең Интернеттагы сайтында да урын ала.
2021 елда да Татарстанда, татар тормышында күркәм юбилейлар күп булачак. Шуларның кайберләрен санап үтик.
– 7 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировның (1901–1999) тууына 120 ел;
– 28 февральдә язучы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Александрович Паушкинның (1921–2007) тууына 100 ел;
– 25 апрельдә тел галиме, мәшһүр тюрколог, СССР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Әдһәм Рәхим улы Тенишевның (1921–2004) тууына 100 ел;
– 16 майда сәнгать белгече, архитектор, сәнгать фәннәре докторы Фуад Хәсән улы Вәлиевнең (1921–1984) тууына 100 ел;
– 23 майда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Гыймазетдин улы Афзалның (1921–2003) тууына 100 ел;
– 3 июльдә сәнгать белгече, профессор Пётр Евгеньевич Корниловның (1896–1981) тууына 125 ел. Ул 1920–1930 нчы елларда ТАССРның Үзәк музеенда эшләгән;
– 10 июльдә актёр, ТАССРның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Әкрам улы Колбарисовның (1921–1981) тууына 100 ел;
– 15 июльдә актриса, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Асия Хәсән кызы Хәйруллинаның (1921–2004) тууына 100 ел;
– 16 августта композитор һәм пианист, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның (1921–1993) тууына 100 ел;
– 29 сентябрьдә актёр, режиссёр, педагог, ТАССРның, РСФСРның, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәлил Гали улы Әбҗәлиловның (1896–1963) тууына 125 ел;
– 24 декабрьдә шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәки Шәрәфетдин улы Нуриның (1921–1994) тууына 100 ел;
– 29 декабрьдә сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, тел галиме, язучы Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәфнең (1896–1950) тууына 125 ел.
2021 елда төрки-татар шагыйре Сәйф Сараиның тууына 700 ел (якынча 1321–1396); Мамадыш, Спас, Чистай өяз шәһәрләре оешуга 240 ел (1781); Каюм Насыйри тарафыннан татар телендә беренче басма календарь чыгарылуга 150 ел (1871) тулу даталары да җәмәгатьчелекне битараф калдырмас.
Календарга кергән башка юбилейлар, гомумән, Татарстан һәм татар халкының күренекле шәхесләре, истәлекле даталар турында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә мөрәҗәгать итеп (тел.: (843)292-70-35; e-mail: Kraev.Nbrt@tatar.ru), күп мәгълүмат таба аласыз.