Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңае белән, «ТАССР төзелү: гасыр тарихы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Күргәзмә туган якны өйрәнүчеләрне, Татарстан тарихы белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итәр. Монда бирелгән газета-журнал сәхифәләрендә ТАССР төзелү тарихына, республикабызның бүгенгесенә, киләчәгенә багышланган күп мәгълүмат табарга мөмкин.