Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге белешмә басмалардан торган виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы» Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Бу көнне 1991 елда РСФСР Югары Советы «РСФСР Милли флагын рәсми тану һәм файдалану турында» карар кабул итә, аның нигезендә Россия Федерациясенең яңа дәүләт символикасы билгеләнгәнче Россиянең тигез горизонталь ак, зәңгәр, ал полосадан торган тарихи флагын – Россия Федерациясенең рәсми Милли флагы дип санарга карар кыла.
Россиядә Дәүләт флагы XVII-XVIII гасырлар чигендә, Россиянең куәтле дәүләт буларак формалашуы чорында барлыкка килә.
1991 елның 22 августында РСФСР Югары Советының гадәттән тыш сессиясе Россиянең рәсми символы дип өч төстән торган флагны санарга карар итә. Россия Федерациясе Президентының 1993 елның 11 декабрендәге указы белән Россия Федерациясе Дәүләт флагы турында Нигезләмә раслана.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә.
2000 елның 25 декабрендә РФ Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе Дәүләт флагы турында» Федераль конституцион законга кул куя. Закон нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт флагы бертигез зурлыктагы ак (өстәге), зәңгәр (уртадагы) һәм кызыл (астагы) төстәге өч горизонталь буйдан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт.
Дәүләт флагы көнендә бөтен ил буенча бәйрәм чаралары − флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, спорт фестивальләре, квестлар һ. б. үткәрелә.
Россия символикасы, бигрәк тә Дәүләт флагы һәм аның тарихы турындагы энциклопедияләр һәм белешмә басмалар түбәндәге бүлекләргә тупланган: