«Хәзерге җәмгыятьтә терроризм»

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге, терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан, «Хәзерге җәмгыятьтә терроризм» дигән виртуаль күргәзмә белән танышырга тәкъдим итә.

«Террор» сүзе латин теленнән тәрҗемәдә «куркыныч» дигәнне аңлата.

Бу сүз беренче тапкыр француз инкыйлабы һәм массакүләм җәзалар вакытында сәяси контекстта барлыкка килә. Тик ул шартларда террор әле массакүләм характерда булмый. XX гасыр ахырында гына терроризмның цивилизация өчен глобаль куркыныч булуы ачыклана. Экстремизм һәм терроризм, үз чагылышларының теләсә нинди формаларында, кешелекнең XXI гасырга алып кергән иң куркыныч проблемаларының берсенә әверелде.

 «Терроризм – явызлык», – дибез. Ни өчен? Терроризм – ул кешелеккә карата эшләнгән җинаять. Аның нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зарар күрә. Кеше өчен иң мөһим теләк – имин дөньяда яшәү. Террорчылар исә кешеләрнең алдан яшәешне фаразлап була торган, намуслы, гадел, имин илдә яшәүләрен, үз язмышларының хуҗалары булырга омтылуларын, киләчәккә ышанычлары турындагы күзаллауларын җимерүне күздә тота.

Шуңа күрә Россия Федерациясендә терроризмга һәм экстремизмга каршы тору проблемасы – дәүләт дәрәҗәсендә куркынычсызлыкны тәэмин итүдәге иң мөһим бурычларның берсе.

Виртуаль күргәзмә түбәндәге темалар буенча китаплар белән танышырга тәкъдим итә:

  • Терроризм – кагыйдәләрсез сугыш
  • STOP! Терроризмга каршы тору
  • Алар үлемне сайлады...
  • Террор психологиясе

Безнең виртуаль күргәзмә сезнең өчен файдалы булыр дип ышанабыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International