Милли китапханә тарихы – яңа китапларда

2020 елның 5 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Милли китап» нәшриятында 1916–1965 еллар арасындагы тарихи чорны колачлаучы «Казан шәһәре җәмәгать китапханәсеннән – ТАССРның В.И.Ленин исемендәге Республика китапханәсенә» («От Казанской городской публичной библиотеки – к Республиканской библиотеки В.И. Ленина Татарской АССР» җыентыгы (2 китапта) дөнья күрде. Р.Ү.Елизарова һәм К.Б.Фәтхиева тарафыннан төзелгән әлеге басмалар – 2015 елда басылып чыккан «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең тарихи чорлары» («Вехи истории Национальной библиотеки Республики Татарстан») китапларының дәвамы.

Җыентыкның беренче китабына архив чыганаклары, РСФСР һәм ТАССР Халык Мәгариф комиссариатлары документлары, үзәк һәм республика газета-журналларыннан мәкаләләр, элек дөнья күргән басмалардан өзекләр кергән.

Шактый күп сандагы һәм төрле күләмдәге чыганаклар – доклад язмалары, боерыклар, актлар, утырыш беркетмәләре, белешмә язулары, чыгышлар, методик материаллар һ.б. – китапханәнең эшчәнлеген яктырта. Җыентыкны төзү вакытында тарихи чыганакларны мөмкин кадәр тулы рәвештә куллану омтылышы ясалган.

Беренче җыентыктагы материаллар өч бүлеккә берләштерелгән: «Казан шәһәре җәмәгать китапханәсеннән ТАССРның В.И.Ленин исемендәге Өлкә массакүләм китапханәсенә кадәр. 1916–1939», «Республика китапханәсе статусын алу. Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлек. 1940–1945», «ТАССРның В.И.Ленин исемендәге Республика китапханәсе буларак үсеш чоры. 1946–1965».

Җыентыкның икенче китабы үзендә китапханәнең 1916–1965 еллар аралыгындагы эшчәнлеге турында еллык хисап материалларын туплаган.

Төрле тарихи чорларда китапханәнең эшчәнлеге турында мәгълүматларның бертигез тулылыкта булмавын һәм төрлелеген исәпкә алып, икенче китапта безнең көннәргә кадәр сакланган хисапларның тулы текстлары; аеруча күп мәгълүматлы хисапларның иң мөһим өлешләре; башкарылган эш турындагы айлык хисапларны өйрәнү нигезендә мөстәкыйль төзелгән, китапханәнең яисә аның бүлекләренең эшчәнлек нәтиҗәләрен яктырткан җыелма таблицалар бирелгән.

Әлеге җыентык төбәк тарихы тикшеренүчеләренә, китапханә хезмәткәрләренә һәм Татарстан Республикасы мәдәнияте тарихы белән кызыксынучыларга адреслана.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International