Илеңнең, халкыңның патриоты бул!

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә әзерләде. Әлеге күргәзмәдә патриотизм төшенчәсенә аңлатма бирелде, патриотик тәрбия чарасы буларак матур әдәбиятны мөмкин кадәр күбрәк укытуга ирешү, төрле уеннар аша яшь буында патриотизм хисләре уяту, татар халкының  бәйрәмнәре, традицияләре аша патриотик тәрбия бирү  ысуллары турында тулырак мәгълүмат бирү максаты куелды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International