Музыкаль Татарстан. Татар композиторларының юбилейларына багышлап

16 сентябрь 2020 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган виртуаль күргәзмәләр циклын төгәлләп, игътибарыгызга Татарстанның музыка сәнгатенә багышланган йомгаклау күргәзмәсен тәкъдим итә.

Музыка дөньясында иҗаты гомуммилли әһәмияткә ия булган беренче татар композиторы, заманча татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тууына 2020 елда 120 ел тула. Шулай ук композиторлар Җәүдәт Фәйзи (тууына 110 ел), Әнвәр Бакиров (тууына 100 ел), Рафаэль Билялов (тууына 80 ел) һәм музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов (тууына 90 ел) – 2020 елның юбилярлары. Татарстанның музыка сәнгате республикабыз халкы милли байлыгының аерылгысыз өлеше булып тора. Татар халкының бай музыкаль мирасы күп гасырлар дәвамында тупланган.

Халык җырларыннан операга, иң гади уен коралларыннан симфониягә, гади халык биюләреннән балетка таба – татар профессиональ музыка сәнгатенең юлы шундый. Татарстан композиторлары бер гасыр дәвамында музыкаль мәдәниятне халык җырыннан алып, музыкаль профессиональлек югарылыгына күтәрде һәм дөнья сәхнәсенә чыгарды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International