«Җубан укулары»нда катнашу

2020 елның 18 сентябре, җомга

Казакъстанның Көнбатыш Казакъстан өлкә универсаль китапханәсе (Уральcк-Җаек шәһәре) 2000 елдан бирле мәшһүр казакъ шагыйре Җубан Молдагалиев исемен йөртә һәм аның бай иҗади мирасын яшь буыннарга киңрәк таныту максаты белән ел саен традицион «Җубан укулары» үткәрә.

Казакъ шагыйренең иҗаты әдәбият яратучыларга, шул исәптән татарларга да таныш, якын. Аның Муса Җәлилгә багышлап язган «Җыр турында җыр» исемле поэмасы дөнья әдәбияты мәйданында үзенең лаеклы урынын тапты. Молдагалиевнең халыклар арасындагы дуслыкны һәм бердәмлекне, дошманга булган ачы нәфрәтне оста сурәтләгән бу әсәре татар халкының каһарман улы батырлыгын бөтен дөньяга танытуда үзеннән зур өлеш кертте. «Җыр турында җыр» поэмасы да, шагыйрьнең тагын бер өлеш әсәрләре дә татарчага тәрҗемә ителгән, аларны китапханәләрдән табарга мөмкин.

2020 елның 5 октябрендә Җубан Молдагалиевнең тууына 100 ел тула. Шушы олуг юбилейга багышланган ХХ нче «Җубан укулары» конкурсында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге әйдәп баручы китапханәчесе Р.И.Мусина онлайн-форматта катнашты. Ул шагыйрьнең татар теленә тәрҗемә ителгән «Иптәш» шигырен яттан өйрәнеп, шуны сәнгатьле укыганын видеороликка төшереп, Җубан Молдагалиев иҗаты турында эссе язып, аларны жюри хөкеменә җибәрде һәм конкурсның I турын уңышлы узды.

Бүген исә видеоэлемтә рәвешендә конкурсның II туры үткәрелде. Татарстан Милли китапханәсе вәкиле үзенә жирәбә белән чыккан викторина соравына дөрес һәм тулы итеп җавап бирде һәм бу юлы Җубан Молдагалиевнең «Ватан» шигырен сөйләде.

Конкурсның нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International