«Уйларым һәм хисләрем халык белән». Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан

2020 елның 18 сентябре, җомга

Киң кырлы бай иҗаты белән татар әдәбиятында лаеклы урын алып торган драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 2020 елның 15 сентябреньдә 125 ел тулды. Таҗи Гыйззәт татар драматургиясендә М.Фәйзи һәм К.Тинчурин нигез салган музыкаль драма жанры традицияләрен дәвам иткән. Ул – Татар академия театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә куелган 37 пьеса авторы, рус теленнән дистәгә якын пьеса тәрҗемә иткән. Аның иҗат мирасында шулай ук татар театры тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләренә багышлап язган тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләре дә бар.Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында Таҗи Гыйззәтнең бик күп китаплары саклана һәм китапханәгә йөрүчеләр тарафыннан яратып укыла. Әдипнең 125 еллык юбилее уңаеннан Милли китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре «Таҗи Гыйззәт: «Уйларым һәм хисләрем халык белән» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International