Заманча шартларда татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау

2013 елның 16 феврале, шимбә
2013 нче елның 13-15 нче февраль көннәрендә Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районынында мәдәният хезмәткәрләре семинары булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Республика балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты.

Семинарны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырды. Аны сәламләү сүзе белән Иске Кулатка районы хакимияте башлыгы Э.А.Ганиев ачып җибәрде, шулай ук әлеге районның мәдәният бүлеге мөдире Ф.А.Хуҗаева, Татарстанның Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Ф.Х.Җәүһәрова, «ТНВ» телевидение каналының җирле бүлеге җитәкчесе В.А.Деникаева һәм Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларыннан килгән белгечләр чыгыш ясады.

Семинар татар телендә үтте. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәре Г.Д.Хуҗина Милли китапханә турында слайд-презентация һәм видео-ролик күрсәтте. «Китапханәләрдә татар әдәбияты белән эшләү формалары һәм алымнары» турында доклад һәм слайд-презентация белән чыгыш ясады. Шулай ук китапханәләрдә үткәрергә мөмкин булган һәртөрле милли-мәдәни чараларның сценарийларына, Татарстанның төп китапханәсе нәшер иткән методик ярдәмлекләргә күзәтү, «Китапханә хәбәрләре» фәнни-гамәли журналының яңа санын һәм «Татарстанның 2013 елга истәлекле һәм онытылмас даталар календаре»н тәкъдим итү булды.

Татарстан Республикасы балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире С.Р.Гәрәева «Татар телен саклауда китапханәләрнең әһәмияте һәм вазыйфалары», «Татар балалар китабы: тарих һәм хәзерге заман», «Татар балалар китабын танытуда яңа алымнар» дигән темаларга презентацияләр һәм докладлар белән чыгыш ясады,

Семинар кысаларында Иске Зеленой авылы китапханәсе каршында эшләп килүче татар мәдәнияте музеен карарга бару да оештырылды.

Семинар өч көн дәвам итеп, анда Ульян өлкәсенең авыл һәм мәктәп китапханәләрендә эшләүче 45 хезмәткәр катнашты. Аларның барысына да белемнәрен камилләштерүләре турында сертификатлар тапшырылды. Эш барышы массакүләм мәгълүмат чараларында, шул исәптән, «ТНВ» телеканалының җирле бүлеге тапшыруларында яктыртылды.










ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International