«Бөек борылыш»

2013 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) Ватанны саклаучылар көне һәм Сталинград сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңае белән «Бөек борылыш» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмә төрле елларда басылган, хәзерге вакытта бүлектә сакланучы газета-журналлардан оештырылды.
Сталинград сугышы – икенче бөтендөнья сугышының иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы. Күргәзмәнең беренче бүлеге шул хакта.
Икенче бүлек Ватанны саклаучы ир-егетләребезгә багышланган.

Күргәзмә 28 нче февральгә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!






ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International