2013 елның 15 февраленнән Татарстан Милли китапханәсенең уку залында, күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы – галим,
педагог Хәсәнгата Габәшиның тууына 150 ел тулуга багышлап «Гыйлем һәм мәрхәмәт иясе» – дип аталган күргәзмә эшли башлады.
Татар халкы үзенең мәдәни үсешенә ярдәм
иткән Габәшиләр нәселен белергә һәм алар
мирасыннан хәбәрдар булырга тиеш.
Марсель Әхмәтҗанов
Хәсәнгата Мөхәммәт улы Габәши 1863 нче елның 11 нче гыйнварында Казан өязенең Кече Солабаш авылында (хәзерге Татарстан Республикасы Биектау районы) мулла гаиләсендә туа. Укырга-язарга, Коръән нигезләрен һәм көнчыгыш телләрен бабасы белән атасыннан өйрәнә. 1875 елда Казанның Вәли хәзрәт мәдрәсәсенә укырга керә. 1895 елдан Уфадагы Диния нәзарәтенә чакырылып, биш ел казыйлык хезмәтен башкара. Хәсәнгата Габәшинең «Төрек ыруглары», «Мөфассаль тарихе кауме төрки», «Мөхтәсәр тарихе кауме төрки» исемле, төрки халыкларның тарихларын һәм этник составларын тикшерүгә багышланган хезмәтләре бар. Алар Шәрык һәм Европа тарихчыларының хезмәтләреннән киң файдаланып язылган. Әлеге китаплар татар халкын төрки халыкларның тарихы, яшәү рәвешләре белән таныштырган беренче милли әсәрләрдән санала. 1906 елда Уфада Хәсәнгата Габәши мөселман арестантларга белем бирү системасын җайга сала. Октябрь инкыйлабыннан соң Хәсәнгата хәзрәт Казанда һәм Солабашта яши, Казан арты авылларының тарихын тикшерү белән шөгыльләнә. Тормышының соңгы елларында Чыршы авылы тарихына багышланган хезмәте дөнья күрә. 1936 нчы елның 7 нче августында туган авылы Кече Солабашта вафат була.
2013 нче елның 15 нче февраленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Гыйлем һәм мәрхәмәт иясе» дип аталган, күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы галим, педагог Хәсәнгата Габәшиның тууына 150 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә Хәсәнгата Габәшинең ХХ гасыр башында дөнья күргән китаплары белән танышырга мөмкин. Шулай ук әдипнең төрле елларда «Мәгълүмат», «Әд-дин вәл-әдәб» журналларында басылган мәкаләләре куелган. Биредә, әдипнең хезмәтләре белән беррәттән, аның турындагы әдәбият та урын алды. Күргәзмә 2013 нче елның 10 нчы апреленә кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!
.jpg)
.jpg)