Газета-журналларга күзәтүне игътибар белән тыңлаганнан соң, балалар китапханәчеләрнең Казан тарихы, Татарстан язучылары, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турындагы сорауларына җавап бирделәр.
Гимназия укучыларына Милли китапханә исеменнән бүләкләр дә тапшырылды.
Россия Мәдәният министрлыгы Россия Кызыл Хач җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия хәйрия акциясе башлап җибәрде. Аның максаты — Дагыстан Республикасының Хасавюрт, Кули һәм Магарамкент районнарында зыян күргән 20 мәдәният йортын төзекләндерү һәм торгызу өчен акча җыю, шулай ук су басу нәтиҗәсендә зыян күргән мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү.