Милли китапханә хезмәткәре Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

2020 елның 9 октябре, җомга

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов Татарстан АССРның оешуына 100 ел тулуга багышланган «Тугызынчы Кремль укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган бу чара 8 октябрьдә Казан шәһәрендә үтте.

И.Мөстәкыймов «1918 елда Эчке Россия һәм Себер мөселманнарында милли дәүләтчелек төзү процессларының госманлы чыганакларында яктыртылуы» темасына чыгыш ясады. Чыгышта госманлы чыганакларының мәгълүмати мөмкинлекләре, ХХ йөз башында Россиядә барган процессларның төрек дипломатлары язмаларында чагылуы үзенчәлекләре турында әйтелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International