Крузенштернның тууына 250 ел тулу уңаеннан

2020 елның 9 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2020 елның 19 ноябрендә билгеләп үтелә торган истәлекле дата – бөек диңгезче-сәяхәтченең тууына 250 ел тулу – уңаеннан «И.Ф.Крузенштерн – диңгезләрне гизүче» дип исемләнгән электрон (виртуаль) күргәзмә тәкъдим итә.

Крузенштерн – диңгез романтикасы символы, планетаның барлык океаннары аша хәрби-диңгез флагын горур рәвештә күтәреп барган кеше. Нәкъ менә Крузенштерн белән Лисянскийның дөнья тирәли беренче рус экспедициясеннән Россиянең океаннар аша сәүдә һәм фәнни өйрәнүләр максаты белән йөзүләре чоры башланган.

Күргәзмәдә Рус география җәмгыятен оештыручыларның иң өлкәннәреннән булган адмиралның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган әдәбият турындагы мәгълүматлар тәкъдим ителә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International