Татарстан Милли китапханәсенә Кәрим Тинчурин белән бәйле чыганаклар кабул ителде

14 октябрь 2020 ел., чәршәмбе

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла тарафыннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә күренекле татар драматургы һәм театр эшлеклесе Кәрим Тинчуринның җәмәгате, актриса һәм педагог Заһидә ханым Тинчурина (1897–1988) архивының сакланып калган өлеше тапшырылды.

Әлеге тупланма Кәрим Тинчурин кулъязмаларыннан, әдипкә һәм аның тормыш иптәшенә төрле кешеләр тарафыннан язылган хатлардан, «Кызыл дөнья» һәм «Юксыллар сүзе» газеталарының 1920–1921 елларга караган аерым саннарыннан һәм башка чыганаклардан гыйбарәт.

Тапшырылган материаллар Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында лаеклы урын алачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International