Игътибар, әдәби фотобәйге!

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Дуслар, әйдәгез, рус язучысы Иван Бунинның 150 еллыгын әдәби фотобәйге белән билгеләп үтик!

Бәйгедә җиңүчегә бүләк – ТР Милли китапханәсенең яңа бинасы буйлап Тәбрия Яруллин белән экскурсия.

Катнашу шартлары:

1. https://vk.com/kitaphane_tatarstan аккаунтына язылырга;

2. Постка лайк куярга һәм комментарийларда ике дустыгызны билгеләргә;

3. Үзегезнең аккаунтта И.А.Бунинның «Антон алмалары» әсәренә багышланган фото урнаштырырга һәм #kitaphane_bunin дигән тег куярга.

Катнашучыларны барлау бүген башлана һәм 21 октябрь көненең азагына кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчене 22 октябрьдә #kitaphane_bunin тегы буенча бер фоторәсем сайлап алып билгеләячәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International