«Гадәти булмаган язучы иде...»

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге, рус язучысы, шагыйрь һәм тәрҗемәче, әдәбият буенча Нобель премиясенең беренче рус лауреаты Иван Алексеевич Бунинның тууына 150 ел тулуга багышлап, «Гадәти булмаган язучы иде..» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмәдә мәшһүр каләм остасының иҗаты, вакыйгаларга һәм очрашуларга бай булган тормыш юлы турындагы әдәбият тәкъдим ителә. Бунин үзенең бер әдәби мәктәпкә дә карамавын, «декадент та, романтик та, реалист та» булмавын яза – аның иҗаты, чыннан да, Көмеш гасыр кысаларыннан читтә булып чыга. Шуңа да карамастан, И.А.Бунин әсәрләре дөньякүләм танылу алды һәм классикага әверелде.

Табигатьне, тормышны һәм кешелекне сәнгатьчә кабул итүе Бунин иҗатының үзенчәлекле сыйфаты булып тора. Горький аның пейзаж сурәтләүдәге осталыгын бәяләп, рәссам Левитан белән чагыштыра.

Күргәзмә язучы иҗатын яратучыларга һәм бәяләүчеләргә кызыклы булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International