Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

РСФСР Югары Советының 1991 елда кабул ителгән карары нигезендә, 30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә «кара тамга» тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелү, җәберләүләргә дучар ителә.

Сәяси репрессия корбаннарын бары тик 1954 елда гына реабилитацияләү башлана. Бу эш 1960 елда туктатыла һәм кабаттан 1980 еллар азагында гына яңартыла. Ниһаять, тарихи дөреслекне торгызырга һәм кешеләргә якты исемнәрен кире кайтарырга мөмкин була. Бу көнне илнең төрле почмакларында истәлекле чаралар, җыелыш һәм митинглар уздырыла.

Тәкъдим ителә торган виртуаль күргәзмәдә бүлек фондында булган энциклопедияләр, белешмә басмалар, библиографик күрсәткечләр урын алган, бу теманы яктырткан электрон басмаларның исемлеге белән дә танышырга була. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International