«Россиядә халык җырлары»

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Россиядә Халык иҗаты елын бәйрәм итү уңаеннан «Сәнгать төне» кысаларында сезнең игътибарга халык музыка сәнгате турында «Россиядә халык җырлары» виртуаль күргәзмәсен тәкъдим итә. Халык иҗатының музыка белән бәйләнеше бәхәссез. Фольклор – теге яки бу халыкның сүз сәнгате. Музыка аңа яңа тормыш, җанлы хис-кичерешләр бирә, бу исә халык иҗатын кешеләр күңеленә якынайта, аларны рухи баета.

Тәкъдим ителгән ноталы басмалар халык җырлары төрләренең һәм жанрларының күптөрлелеген чагылдыра.

Күргәзмә түбәндәге бүлекләрдән тора:

– Рус халык җырлары;

– Россия җырлары;

– СССР халыклары җырлары.

Җыр – халык рухи мәдәниятенең иң зур кыйммәтләреннән берсе. Күркәм һәм ихлас, кешенең тирән эчке дөньясын ачып салучы халык җырлары халыкның шигъри һәм музыкаль яктан да бик талантлы булуын раслый.

Күпчелек халык җырларының асылы – аларның көнкүреш һәм хезмәт эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнеше. Җырлар элек-электән кырда эшләгәндә, юл йөргәндә, яки гадәти тормышта уйлап чыгарылган. Шуңа күрә халык җырларындагы һәр сүз безгә бик якын һәм аңлаешлы.

Россиядә рус халык музыкасы шактый зур үзенчәлекләргә ия. Милли төбәк хасиятләре җырның көенә, башкару интонациясенә һәм алымнарына төрлечә тәэсир итә. Россия – күпмилләтле ил, ул йөздән артык милләтне, халыкларны, милли һәм этник төркемнәрне үз эченә ала. Россиядә яшәүче һәр халыкның үз җыры бар, ул аны барлык үзенчәлекләре белән саклый һәм үстерә. Бу җырларда милли характердагы иң яхшы сыйфатлар: тормышның һәртөрле шартларында да ныклык, ихтыяр көче һәм батырлык, кешелек намусы, бәхеткә омтылыш һәм Ватанга кайнар мәхәббәт чагылыш тапкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International