Милли китапханәдә хәзерге Россиянең милли идеяләре турында фикер алыштылар

10 ноябрь 2020 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең яңартылган бинасында (Казан, Пушкин ур., 86) «Идел» экспертлар клубының «Яңа тормыш шартлары милли кыйммәтләр һәм халыклар бердәмлеге системасына ничек йогынты ясый» дигән темага утырышы узды.

Фикер алышуда политолог Марат Бәширов, Милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, республикадагы предприятиеләр җитәкчеләре, ИТ-технологияләр өлкәсендәге экспертлар, социологлар һәм фән әһелләре катнашты.

Дискуссия туры эфирда трансляцияләнде – язмасын YouTube каналында түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин:

https://www.youtube.com/watch?v=qGRgCHbIdew&feature=youtu.be

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International