Балалар язучысы Андрей Усачёв белән иҗади очрашу

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

18 ноябрь көнне Казанның китап сөючеләре «Акыллы эт Соня» һәм «Дедморозовка» китаплары авторы Андрей Усачёв белән очрашты. Очрашу «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе финалы кысаларында узды. Язучы балаларның һәм аларның әти-әниләренең сорауларына җавап бирде, «Театр от А до Я» китабыннан берничә күңелле шигырь укыды һәм яшь дуслары белән бергәләп җырлар башкарды.

«Глаголица» премиясе – безнең илдәге яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби конкурсларның берсе. Ул танылган язучыларны, сәләтле балаларны берләштерә һәм иҗат, үсеш өчен уникаль киңлек тудыра. Бу коммерцияле булмаган социаль проект, аның бүләкләү фонды 2020 елда 1,5 млн.нан артык сумны тәшкил итә. Эшләр ике телдә – рус һәм татар телләрендә – кабул ителә. Премия турындагы яңалыкларны шушы сылтама аша кереп укыгыз: https://main.glagolitsa-rt.ru/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International