Бөтенроссия конкурсы призёрын котлыйбыз!

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 17 ноябрендә илебез  китапханәләренең иң яхшы мәгълүмати-библиографик  басмасына Бөтенроссия конкурсы үз эшен төгәлләде. Г.Г. Шаһиәхмәтованың «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында гражданнар матбугатына караган рус китабы (1709–1830)» каталогы «Универсаль библиографик басмалар» номинациясендә мактаулы икенче урынны алды.

Конкурсны оештыручылар – Россия китапханәләр ассоциациясе, аның библиография һәм мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү секциясе, Чиләбе өлкәсе универсаль фәнни китапханәсе.

Конкурс төрле типтагы һәм төрдәге китапханәләрнең мәгълүмати-библиографик басмаларын традицион һәм цифрлы форматларда әзерләүдә уңай тәҗрибәне ачыклау, шулай ук библиографларның һәм башка китапханә эше белгечләренең һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклашуга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Конкурста Татарстан, Мордовия, Карелия, Удмуртия, Карачай-Чиркәс, Марий Эл, Алтай, Чувашстан, Якутия республикаларының Милли китапханәләре, Изге Кирилл һәм Мефодий исемендәге Милли китапханә (София, Болгария), шулай ук Россия Федерациясенең һәм якын чит илләрнең өлкә, муниципаль һәм югары уку йортлары китапханәләре катнашты. Традицион басма һәм электрон форматлардагы фәнни-ярдәмчел, һөнәри-ярдәмчел һәм тәкъдим итү характерындагы 67 мәгълүмати-библиографик басма арасыннан иң яхшылары сайланды. «Универсаль библиографик басмалар» номинациясендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын: Бөек кенәз Романовлар һәм Сембердәге Карамзин җәмәгать китапханәсе. – Ульяновск, 2019.

2 нче урын: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында гражданнар матбугатына караган рус китабы (1709–1830). – Казан, 2020.

3 нче урын: Алтай Республикасының китаби ядкәрләре. – Барнаул, 2020.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе басмасының автор-төзүчесен һәм мөхәррирләрен котлыйбыз!

Илебез китапханәләренең иң яхшы мәгълүмати-библиографик басмасына Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре исемлеге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International