3 декабрь − Халыкара инвалидлар көне

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

Һәр ел 3 декабрьдә дөнья җәмәгатьчелеге Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. БМО ның Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1992 елда гамәлгә куелган әлеге дата физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын өйрәнү, аларның хокукларын яклау, әлеге категориягә җәмгыятьтә  тулы тормыш алып бару өчен тигез мөмкинлекләр булдыру, аларны бу шартларга җайлаштыру буенча чаралар күрүгә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтүне күздә тота.

ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге Халыкара инвалидлар көне уңаеннан виртуаль күргәзмә әзерләде. Анда инвалидларга ярдәм һәм аларны социаль яклау, аларга яшәешнең төрле өлкәләрендә уңайлы мохит тудыру, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга китапханәләрдә хезмәт күрсәтүне оештыруга кагылышлы бай материал урын алган.

Виртуаль күргәзмәгә рәхим итегез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International