Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышы уза.
Совет этнографлар, музей хезмәткәрләре, сәнгать белгечләре, иҗат берлекләре, фондлар һәм ассоциацияләр вәкилләреннән тора. Мәдәният министрлыгы карамагында оештырылган халык һөнәрчелеге товарлары буенча сәнгать-эксперт советының максаты – осталар җитештергән товарларның гамәли сәнгать төре булуын бәяләү һәм халык һөнәрчелеге товарлары җитештергән оешмаларның эшчәнлеген координацияләү.