Милли китапханәгә Түркәр Соуккан бүләге

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Швециядә яшәүче милләттәшебез Түркәр Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә инглиз, алман, француз, татар, рус, төрек, швед телләрендә 20 дән артык сирәк, гыйльми һәм мәдәни җәһәттән зур кыйммәткә ия басмалар бүләк итте. Шулар арасында 1952 елда Швеция төрек-мөселман дини-мәдәни оешмасы тарафыннан чыгарылып, бердәнбер саны дөнья күргән кулъязма «Хәбәрче» журналы, Финляндия ислам җәмгыятенең «Мәхәллә хәбәрләре» исемле периодик басмасы, 1970–1980 нче елларда чыккан, күчмә халыклар тарихына багышланган, СССРдагы мөселманнар тормышын яктырткан хезмәтләр бар.

Тапшырылган китап-журналлар Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге Татар мөһаҗирлеге коллекциясен тулыландырды.

2018 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр Түркәр ага Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә 150 дән артык басма бүләк итте. Бу бибәһа һәдияләр өчен Түркәр Соукканга олуг рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International