Товар билгесе турында ниләр белергә кирәк?

2013 елның 2 апреле, сишәмбе
2013 нче елның 1 нче апреленнән ТР Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 нчы йорт) «Товар билгесе турында ниләр белергә кирәк?» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.
Товар билгеләренең тарихы ерак гасырларга барып тоташа, беренчел билгеләрнең барлыкка килү датасын төгәл генә ачыкларга мөмкин дә түгел. Кешелек дөньясында безнең эрага кадәр 5000 нче елдан башлап, ул чорда хакимлек иткән кытай императорын, оста исемен һәм җитештерү урынын күрсәткән тамгалы савыт-саба күпләп җитештерелә башлый. Символика һәм эмблематика урта гасырларда зур үсеш чоры кичерә. Эмблема һәм девизлар сарай һәм замокларны, император киемнәрен, хәрби киемнәрне һәм коралларны, трактирларны һәм сәүдә йортларын бизи. Хәзерге заман товар билгесе – товарны индивидуальләштерү өчен хезмәт итә торган тамга. Ул җитештерүчегә үзенең товарын аерып куярга ярдәм итә һәм фирмага файда китерә. Товар билгесе – ул үзенчәлекле визит карточкасы һәм базар мөнәсәбәтләрендә җиңү чарасы.
Күргәзмәдә товар билгесен теркәү мәсьәләләренә караган әдәбият тәкъдим ителә. Төрле товар билгеләрен саклау чаралары турында мәсьәләләр яктыртыла. Шулай ук күргәзмә материалларында товар билгесенә хокукларны теркәү, аны куллану, файдалану вакыты һәм хокукларны башкаларга тапшыру буенча законнар җыелмасына күзәтү ясала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International