25 гыйнвар – Россия студентлары көне

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Билгеле булганча, 25 гыйнварда илебездә Татьянин день − Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге махсус виртуаль күргәзмә - презентация әзерләде.

Россия студентлары көне рәсми рәвештә РФ Президенты Указы нигезендә 2005 елдан башлап билгеләп үтелә. Бәйрәмнең тарихы исә Мәскәү университеты тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

ТР Милли китапханәсенең Мәгълүмат-библиография бүлеге әзерләгән виртуаль күргәзмәдә студентлык тарихына, бүгенге көн студентлар хәрәкәтенә һәм студентлар тормышына багышланган китаплар, белешмә материаллар урын алган. Биредә студентлар тормышына кагылышлы кызыклы фактлар, югары уку йортларында белем алучылар арасында уздырылган төрле социологик тикшеренүләр хакындагы мәгълүматлар, ил тарихының төрле чорларында студентлар тормышын чагылдырган әдәби әсәрләр белән дә танышырга мөмкин.

 Күргәзмә интернет челтәреннән файдаланучы киң катлам кулланучы өчен кызыклы булачак. Виртуаль күргәзмәгә рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International