Язучы-сатирик, публицист һәм мәгърифәтче Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 195 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге «Сүзем юкка яңгырамады» дип исемләнгән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Күргәзмәдә мәшһүр каләм остасының әсәрләре, вакыйгаларга һәм очрашуларга бай тормыш юлы турындагы әдәбият тәкъдим ителә. Иҗатында рус бюрократиясе һәм түрәләрнең гротесклы сатирик образлары сурәтләнә. «Губернские очерки», «Пошехонская старина», «История одного города», «Господа Головлёвы» әсәрләрендә болар аеруча ачык күренә. Салтыков-Щедрин иҗат иткән образлар әле дә актуальлеген югалтмый. Дөрестән дә, аның «сүзе юкка яңгырамаган»!
Татарстан Милли китапханәсе сайтына рәхим итегез!