Һади Такташка багышланган онлайн-конференция

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Мордовия Республикасының А.С.Пушкин исемендәге Милли китапханәсе, Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышлап, «... Бу дөньяга бик биектән карап торасым килә...» исемле Төбәкара әдәби онлайн-конференция уздырды.

Һади Такташ – мәшһүр татар шагыйре, драматург, хәзерге Мордовия Республикасының Торбеево районы Сыркыды авылында туган.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан онлайн-конференциядә сәләмләү сүзе белән И.Г. Һадиев, татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы Такташ китаплары турындагы чыгышлар белән Г.Ш. Җомаголова, А.Җ. Заһидуллин, «Такташны өйрәнүнең актуаль мәсьәләләре» дигән доклад белән әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты М.М. Хәбетдинова катнашты.

Мордовиянең җәмәгать оешмалары вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьләр, Россия төбәкләренең эре китапханәләре, муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре, укытучылар, югары уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары үзләренең чыгышларында Һади Такташ поэзиясенең үзенчәлекләрен, аның милли әдәбиятка керткән өлешен зурлап билгеләделәр. Шагыйрьнең шигырьләре татар, рус, мукшы һәм эрзя телләрендә яңгырады.

Шагыйрьнең якташлары тарафыннан аның шәхесенә һәм иҗатына карата мондый зур хөрмәт күрсәтелү – бик күркәм гамәл. Афәрин һәм рәхмәт Сезгә, коллегалар!

   

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International