«Милләтебезнең игелекле улы»

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
2013 нче елның 1 нче апрелендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бәйрәм кичәсен Р.Батулланың уллары Нурбәк һәм Байбулат ачып җибәрде. Кичәдә Батулланың бик күп дуслары, туганнары, иҗатташлары һәм әдәбият сөючеләр катнашты. Республикабызның Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин исеменнән бүләк тапшырды һәм бәйрәмдарга багышлап язылган шигырен укыды.
Татар әдәбиятын төрек укучысына җиткерүче Фатих Котлы юбилей уңаеннан Батулланың ике әсәрен тәрҗемә иткән һәм бастырып чыгарган. Фатих әфәнде бу китапларны кичәдә авторга тапшырды.
Кичәдә шулай ук иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре әдип белән булган төрле хатирәләрне уртаклаштылар. Әдәби кичәне язучының якташлары – зәйлеләрнең – котлау-чыгышлары да бизәде. Мәдәният министры урынбасары И.Х.Әюпова аксакал язучының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүе турында Татарстан Республикасы Президенты Указын игълан итте.
Г.Камал театры фойесында Рабит Батулланың олуг юбилеена багышлап, «Милләтебезнең игелекле улы» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Рабит Батулла – күпкырлы әдип, төрле жанрларда иҗат итә. Ул психологик пландагы реалистик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре, күп кенә сәхнә әсәрләре, күләмле романнары белән укучыларга яхшы таныш. Киң җәмәгатьчелек аны татар халкының мәшһүр шәхесләре турындагы тарихи-әдәби документаль очерклар һәм Коръән тәфсиренә кагылышлы хезмәтләр авторы буларак та белә. Күргәзмәнең төп максаты әдип турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү иде. Биредә Милли китапханә фондларында булган һәртөрле басмалар куелды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән әлеге күргәзмә татар әдәбиятын яратучыларны, атаклы әдип Рабит Батулла иҗаты белән кызыксынучыларны битараф калдырмады.









ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International