Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге, шагыйрь һәм журналист Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, «Көрәшкә бирелгән тормыш» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Каһарман шагыйрь авырлыклардан һәм сынаулардан торган кыска гомере юлында якты эз калдырды. Ул – камил иҗаты, батырларча үлеме белән халык күңелендә мәңгеләшкән шәхес.
Биографик басмалар, монографияләр, фоторәсем һәм документлар Муса Җәлилнең фронтта һәм фашист тоткынлыгында күрсәткән каһарманлыгын сурәтли. Төрле телләрдә басылган күпсанлы китаплары, әсәрләре шагыйрь иҗатының югары бәяләнүен күрсәтә.
Атаклы милләттәшебез шигъри каләме белән фашизмга каршы көрәшкән. Моабит төрмәсендә шагыйрь кулы белән язылган дәфтәрләр моңа дәлил. «Моабит дәфтәрләре» Муса Җәлилне шагыйрь һәм шәхес буларак аклап, киң дөньяга танытты.
Җәлил шигырьләре, алтмыштан артык телгә тәрҗемә ителеп, дөньяны яулады. Үлемсез батырлыгы һәм ныклыгы өчен (үлеменнән соң) 1956 елда Советлар Союзы Герое исеме, 1957 елда «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләре өчен Ленин премиясе бирелә.